Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бөек рус галиме Н.И.Лобачевскийга багышланган “Кызыклы геометрия” район күләм конкурсы үткәрелде.

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Конкурста районыбызның сигез мәктәбеннән 4 һәм 5 сыйныф укучылары, дүртәр кешедән торган командада катнаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре:

1 урын – Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе

2 урын – Олы Мәтәскә урта мәктәбе

3 урын – Сауш төп мәктәбе

Актив катнашкан һәм “Иҗат һәм фантазия” номинациясендә җиңү яулаган команда -– Алан урта мәктәбе

Актив катнашкан һәм “Тапкырлык” номинациясендә җиңү яулаган команда – Иске Җөри урта мәктәбе

Актив катнашкан һәм “Үзенчәлеклелек” номинациясендә җиңү яулаган команда – Шәтке урта мәктәбе

Актив катнашкан һәм “Активлык” номинациясендә җиңү яулаган команда – Үзәк урта мәктәбе

Актив катнашкан һәм “Тәвәккәл” номинациясендә җиңү яулаган команда – Теләче урта мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International