Көрәш буенча Фәйзрахманов Мәгъсүм Фәйзи улы истәлегенә ачык шәхси турнир.

2019 елның 19 марты, сишәмбе

16 март көнне Саба районы Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбендә Фәйзрахманов Мәгъсүм Фәйзи улы истәлегенә көрәш буенча ачык шәхси турнир булып узды.  Ярышта Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты. 32 кг га кадәр авырлык категориясендә 1 урынны 3 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибраһим алды.    Аңа шулай ук "иң матур алым  өчен" махсус бүләк тапшырылды . Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International