15-17 март көннәрендә Казан шәһәрендэ 2001-2002,2003-2004,2005-2006 елгы егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында  «Теләче» балалар спорт мәктәбе, Шәтке урта мәктәбе укучысы Мәүлин Эмиль 65 кг үлчәү авырлыгында 1 урынны яулап, Россия чемпионы исемен алды. Бу җиңүе белән ул спорт мастерына кандидатлык нормативларын үтәде. Эмильнең тренерлары –Райнур Шәмсетдинов һәм Фирзәр Гыйниятуллин. Укучыбызны бу олы җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International