Балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 17 март көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе белән берлектә “Сәламәтлексез бәхетле булып булмый” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларга сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы икәнен аңлатты. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш икәне турында сөйләде. “Спорт энциклопедиясе» дигән китапка, сәламәтлек турындагы буклетларга күзәтү ясалды.