17-18 март көннәрендә Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» бию коллективы (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы) һәм “Асылташлар” бию төркеме ( җитәкчеләре Касимова Ләйлә Ильмаз кызы) XIX нче Республика күләм «Созвездие – Йолдызлык» дип исемләнгән яшьләр телевизион фестиваленең зона турында катнаштылар. “Сюрприз” бию төркеме 2 урынга лаек булды һәм Казан шәһәренә суперфиналга чакыру бирелде, “Асылташлар” бию төркеме “Иҗади эзләнү өчен” диплом белән бүләкләнде.