«Минем шәҗәрәм»

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Гаилә элемтәләрен  ныгыту, рухи-әхлакый һәм гражданлык сыйфатларын формалаштыру, гаилә тарихы белән кызыксынуны үстерү, тарихи аң формалаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү, архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү, сәнгать әдәбиятын укуга тарту максатыннан Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Минем шәҗәрәм» дип исемләнгән мәктәп тикшеренүләре конкурсы үткәрелде. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Танчулпан "Минем гаиләм" номинациясендә 2 нче урынны алды. (җитәкчеләр: Гыйләҗева Э. Р. һәм Хасаншина Р. Ф.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International