Казан шәһәрендә 2018-2019нчы уку елында КФУ тарафыннан үткәрелгән Төбәкара олимпиадада Иске Җөри урта мәктәбеннән Дәүләтшина Айзилә (9нчы сыйныф), Шәрипова Ләйсән (10нчы сыйныф) һәм Имамиева Гөлинә (11нче сыйныф) катнашты.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

10нчы сыйныф укучысы Шәрипова Ләйсән (укытучысы Сәлимова Резеда Гафур кызы) призлы урынга лаек булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

 Һәр уку елында үткәрелеп килүче бу олимпиада - сәләтле укучыларның  мөмкинлекләрен үстерү өчен бик яхшы мөмкинлек. Югары уку йортына кергәндә, мактаулы урыннарга лаек булган чыгарылыш сыйныф  укучыларына керү баллары да өстәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International