Безгә кунаклар килде

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 20нче марть көнне, Теләче 1нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар бездә кунакта булдылар. Кунаклар балаларга татар телендә әкият сәхнәләштерделәр, биюгә, җырга булган осталыкларын күрсәттеләр. Аларның осталыкларына бакча эшчеләре дә, балалар да сокланып карап торды. Бу,әлбәттә, коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба да балаларга зур уңышлар, Теләченең 1нче балалар бакчасы хезмәткәрләренә шундый сәләтле балаларбелән сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International