Фестивальдә районыбыздан 100 дән артык бала катнашты.
Фестивальнең максатлары һәм бурычлары:
- сәләтле балаларны һәм яшьләрне эзләү, ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
- алар белән эшләүче талантларны һәм белгечләрне стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү;
- катнашучыларның башкару осталыгын арттыру;
-яшь талантларны, аларның иҗади потенциалын үстерү өчен уңайлы мохит һәм шартлар тудыру.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә узачак ярым финалга үзләренең яшьләре буенча түбәндәге коллективлар узды:
1. “Вокал соло” номинациясендә I урын Галлямов Мурат;
2. “Вокал соло” номинациясендэ II урын Исмагилова Диляра;
3. “Вокал соло” номинациясендэ II урын Гиниев Айнур;
4. “Хореография” номинациясендә II урын “Сюрприз” бию төркеме;
5. “Хореография” номинациясендә III урын “Карамельки” бию төркеме;
Ә “Мизгел” вокаль ансамбле, һәм “Асылташлар” бию торкемнәре махсус призга лаек булдылар.
Номинантларга зур уңышлар телибез!