20 март көнне Теләче беренче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә Теләче икенче номерлы балалар бакчасында кунакта булып кайттылар.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Алар үзләренең  яшьтәшләренә Ф.Яруллинның“Кояштагы тап” әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар, эстрада биюләрен биеделәр. ”Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләргә тамаша бик ошады, алар бәләкәй артистларның чыгышын бик кызыксынып, игътибар белән карадылар. Тамашачылар да, артистлар да бик канәгать булдылар. Икенче номерлы балалар бакчасы коллективына безне якты йөз белән җылы каршы алуларына тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да шундый күңелле очрашулар һәм  бергәләп хезмәттәшлек итәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International