16-18 нче март көннәрендә Кукмара районының мәданият йортында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды. Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнарыннан мең алты йөз иллегә якын яшь талантлар үзләренен районнарын яклап чыгыш ясадылар. Безнең Баландыш балалар бакчасында тәрбияләнүче Галимова Зәринә дә вокал соло номинациясендә зона турында катнашып, бик матур чыгыш ясады. Фестивальның жюри рәисе Россиянең халык җырчысы Зилә Сөнгатуллина бәйрәм белән котлады. Фестиваль өч көн дәвам итте.