Әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигырь – күңелнең көзгесе” исемле поэзия сәгате уздырылды. "Шигырьләр түшәлгән сукмакта" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Катнашучылар яраткан авторларының шигырьләрен кычкырып укыдылар, яшь шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштылар, хәзерге заман шигърияте турында фикерләштеләр.