22 март көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре, Орымширмә авылында күчмә китапханә белән булдылар.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International