Аның нәкъ 21 март – көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән чорда уздырылуы очраклы түгел. Бу көн табигать һәм кеше рухының үзгәрү көне буларак та билгеле. Әлеге көн уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Шигърият дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм танылган шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.