Балаларда китап укуга кызыксыну һәм шигъри мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелә. Алан авылы китапханәсендә дә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен шигърият көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, иҗади конкурста теләп катнаштылар.
Татар һәм рус язучыларының китапларын өйләренә укырга алдылар.