Бу көнне китапханәләрдә төрле чаралар, шигъри кичәләр үткәрелеп килә. Максабаш авылы китапханәсендә дә мәдәният йорты белән берлектә, “Халык җәүхәрләре” исемле берләшмәгә йөрүчеләр белән “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән поэзия сәгате үткәрелде. Элеге чарада авылыбыз шагыйрәсе Тәнзилә апа Шәрәфиевнаның шигырьләре укылды.