Балалар, яшүсмерләр шушы байлыкка ирешү, аны саклау, үстерү, ныгыту алымнарын яхшы белергә, көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиеш. Шул унайдан, 22 март көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән чара үткәрелде. Алар бик күп файдалы киңәшләр ишеттеләр, сөйләшүдә актив катнаштылар – сорауларга жавап бирделәр, начар гадәтләр, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр.