20 нче март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында “ Ел укучысы-2019” конкурсы үтте. Район күләмендә үткәрелгән бу конкурста Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Шәрипов Д.Л. та катнашты. 5 турдан торган бу ярышта укучыбыз үзенең иҗади сәләтен, тапкырлыгын, белемле булуын күрсәтеп, призлы 3 нче урынга лаек булды. Укучыбызга рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар телибез.