Театр көне

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

27нче мартта бөтен дөньяда Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре ел саен Халыкара театр көнен бәйрәм итүдә актив катнашалар.

 Быел да тәрбиячеләр бу бәйрәмгә алдан әзерләнделәр. Алар тарафыннан балаларның театральләштерелгән эшчәнлеккә кызыксынуларын үстерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар оештырылды: Казанда эшләп килүче театрлар турында презентацияләр күрсәтелде, «Театрның тылсымлы дөньясы», «Театраль һөнәрләр», «Театрда үзеңне ничек тотарга» дигән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп театральләштерелгән уеннар уйнадылар, яраткан әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр.

27 март көнне яшь артистлар — мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар яшьтәшләре һәм башка төркем балалары алдында үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Алар җырлар һәм биюләр белән аралаштырып, «Игелекле хезмәтләр бюросы» исемле әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Яшь актерлар уйнавы беркемне дә битараф калдырмады. Рәхмәтле тамашачылар аларны алкышлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International