Өченче чирек тәмамланды, укучыларның язгы каникуллары башланды.Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан , 22 март көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә ата- аналар җыелышы уздырылды.Анда каникул вакытында балаларның иминлеген саклау , өченче чирек нәтиҗәләре һәм сәламәтлек мәсьәләләре күтәрелде.