Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбият, сәнгатькә кызыксыну уяту ,әдәби иҗатка сәләте булган яшь талантларны барлау, яшь язучыларны популярлаштыру,аларның осталыгын үстерүгә ярдәм итү максатыннан ел саен «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үткәрелә. 2019 елның 21 мартында Арча шәһәрендә әлеге чараның зона туры узды.Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Шакирова Алисә һәм Заһидуллина Нурфия әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясадылар.