28 нче март көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 27 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 9 мәсьәлә каралды.
Утырышта каралган мәсьәләләрдән:
1) 2018 нче елда Теләче муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында;
2) Теләче муниципаль районы Контроль – хисап палатасының 2018 нче елда эшчәнлеге турында отчеты һәм башкалар.
Утырышта Теләче муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Контроль – хисап палатасы рәисе Фәрхетдинов С.И., Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең Теләче муниципаль районында иҗтимагый ярдәмчесе Кодусов М.Х., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сөнгатуллин Н.М.,юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурмөхәммәтов А.А. - лар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.