Язгы каникул чорын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатында, Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар китабы атналыгы уңаеннан “Кояш чыкса табигать яңара, китап укысаң күңелең агара” дип исемләнгән чара узды.
Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды.
“Әкиятне таны” дигән викторина, “Сүзләрне тап” темасына тапкыр-шоу үткәрелде. Ахырдан кызыклы уеннар үткәрелде. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.