Ел саен март ахырында балалар китабы атналыгы үткәрелә.

2019 елның 29 марты, җомга

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. 28 март көнне "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар “Мин китап укырга яратам” акциясенә кушылдылар. Алар татар халык әкиятләрен кычкырп укыдылар, табышмаклар әйтештеләр, башваткычлар чиштеләр. Балалар үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International