Чараның төп өлеше уен, күңел ачу характерын алып барды, эшнең инновацион рәвешләрен кулланды, чөнки нәкъ менә уен аша бала үзләренең иҗади сәләтләрен ача, коммуникатив күнекмәләрен үстерә. Мондый чаралар балаларга киеренке укудан соң йомшарырга һәм соңгы чирек -«мәктәп тормышы» алдыннан көч тупларга ярдәм итә: "Язгы ритмнар" - бию-күңел ачу программасы, "Язгы кәеф" - балалар һәм яшүсмерләр өчен интерактив дискотека,"Күңелле мәзәкләр" - интерактив уен, "Бетмәс-төкәнмәс маҗаралар илендә!"- квест , # Барытикканикуллар #- кэшинг , "Балачакта барысы да була - анда әкиятләр яңарта» - уен-сәяхәт ,"Көйне тап " - музыкаль-уен программасы, "Әкиятләрнең тылсымлы сандыгы» - татар халык әкиятләре буенча квест, «Ура! Бездә каникуллар!» - конкурс-күңел ачу программалары кебек чаралар уздырылды.