29 март көнне Теләче урта мәктәбендә «Әти, әни,мин-спорт гаиләсе»дип исемләнгән спорт бәйрәме узды.

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Аны физик культура буенча тәрбиячеләр Нуруллина Г.Р., Хәбирова А.Р., Шакирова Г.И. үткәрде. Бәйрәмдә  Теләченең беренче, икенче һәм өченче номерлы балалар бакчаларының мәктәкә әзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты.  Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның һәм ата - аналарының сәламәтлеген ныгыту, физик культураны һәм спортны популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгыту, шулай ук балалар бакчасы һәм мәктәп эшенең дәвамчанлыгы-чараның төп максатлары һәм бурычлары булып тора. Һәр баланы балачактан укәти-әниләр сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә тиеш. Ә балалар бакчасы һәм мәктәп шушы шөгыльне дәвам  итүчеләр.  Әлеге чара  моның ачык дәлиле.

Ярышлар башланыр алдыннан барысы да әйбәт үтәчәге билгеле иде. Чөнки ата-аналар һәм балаларалдан ук җитди әзерләнгәннәр: эмблема ясаганнар, киемнәр барлаганнар, яхшы кәеф алып килгәннәр, эш графикларын җайлаганнар....

Командаларга бик кызыклы эстафета- уеннар, йөгерү, сикерү буенча катлаулы конкурслар тәкъдим ителде. Анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен генә күрсәтеп калмыйча, логик фикерләү сәләтен дә күрсәтә алдылар.

  Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм бик «дулкынланып" чын күңедән аларга “көч”биреп тордылар.Ә балалар белән беррәттән яшь үзенчәлекләрен онытып, балаларча, ярышларда катнашудан ләззәт алган дәртле зурларны күрү узе бер куаныч булды.

 Барлык командаларга һәм тәрбиячеләргә грамоталар тапшырылды. Җиңелүчеләр булмады: һәркем залдан энергия һәм күтәренке кәеф белән китте. Балалар һәмәти-әниләр тагын да якынайды.  Әлеге бәйрәм рухы һәркемнең күңелендә озакка истә калачак.

«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» ярышларында катнашкан барлык ата-аналарга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Аларга тормышыларында уңышлар, сәламәтлек, байлык, күңел тынычлыгы телибез. Мәхәббәт белән үрелгән гаилә һәрвакыт ныклы һәм ышанычлы. Алдагы көннәрегездә дә балаларыгыз игелегендә гел бергә, дус, тату, матур яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International