28 март көнне чираттагы җыелыш Шәтке авыл җирлегендә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында авыл җирлеге башлыгы, җирлек активы һәм район вәкилләре катнашында авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган җанлы әңгәмә узды. Китапханәче Кәүсәрия Галимуллина бүгенге көнгә кадәр җыелган материаллар белән таныштырды һәм авыл халкыннан яңа мәгълүматлар көтүен билгеләп үтте.