5 апрель көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Как пройти в библиотеку?» дигән сораштыру үткәрделәр.

2019 елның 5 апреле, җомга

Безнең китапханә җәмгыять куйган таләпләрдән читтә калмаска һәм заман белән бергә атларга омтыла. Моның өчен эшнең, рекламаның заманча яңа формаларын кулланырга кирәк. Китапханә хезмәткәрләре узып баручыларга: - «Ә сез балалар китапханәсенең кайда урнашканын беләсезме?» дигән сорау биреп ЛИБМОБ дигән акция оештырдылар. Китапханәне белүчеләр – смайлик, белмәүчеләр - элемтә өчен мәгълүмат һәм адрес язылган памятка алды. Күңелле акция-уен, һичшиксез, китапханә имиджын күтәрер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International