6 апрель көнне Шәтке авылы китапханәсендә Бөтендөнья мультфильм көне уңаеннан, “Кояшкай” берләшмәсе членнары белән “Минем яраткан мультфильмым” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Балалар әлеге конкурста бик теләп катнаштылар, һәрберсе үзенең яраткан героен ясады. Рәсемнәр дә бик кызыклы, матур  килеп чыкты. Конкурс азагында балалар баллы призлар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International