4 апрель көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара сәламәтлек көне уңаеннан, "Чисталык - сәламәтлекнең нигезе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм "Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе" дигән әңгәмә үткәрелде. Без, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына, физик һәм акыл үсешен ныгыта алабыз.