7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә, “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә, “Хәрәкәттә – бәрәкәт, хәрәкәткә мең рәхмәт” дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче балаларны “Сәламәт булыгыз” дигән презентация белән таныштырды, “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Чара барышында балалар төрле ярышларда үз - ара көч сынаштылар, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International