Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. 7 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан торган “Саулык иң зур байлык” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды. Китап укучылар күргәзмә белән танышып түгәрәк өстәл артында әңгәмә узды.