ҖЧҖ «Тукаш» хуҗалыгында дәүләт техник карау үткәрелде

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

         8 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Тукаш» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе – Ралиф Низамутдинов, Үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе житәкчесе – Хамит Нәзиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

         Техниканы карауга барлыгы 13 берәмлек трактор, 7 берәмлек арба әзерләнеп куелган иде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде. Шулай ук, тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде.

         Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International