7 апрель көнне, Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре, Сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәтлек иленә китап аша! " дип исемләнгән акция үткәрделәр.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Китап укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек иленә китап аша" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар тәкъдим ителде.  Укучылар файдалы киңәш, бөтен гаилә саулыгына кагылышлы мәгълүматны ала алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International