2019 ел РФ Президенты Владимир Владимирович Путинның Указы нигезендә Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Еллык план нигезендә Айдар мәдәният йортында балаларны театр эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан Театр елын ачу тантанасы булды. Балалар өчен Театр һәрвакыт бәйрәм. Балалар үзләре уйнаганда-икеләтә бәйрәм. Ә укучылар үзләренең кечкенә дуслары өчен чыгыш ясаса, аларның шатлыгы әйтеп бетергесез. Урта сыйныф укучылары Ркаил Зәйдулланың «Аюкай Куян» әкиятен күрсәттеләр. Артист балалар ничек тырышса, ә балалар аларга күңелле куян, чибәркәй төлке, керпе өчен сөенделәр, һәр персонаж үзенчә ошады. Хәтта усал бүре дә, аю да әкият ахырында барысын да сөендерде. Ә геройларның гомуми биюе барлык катнашучыларның кәефен күтәрде. Мондый уртак чаралар якынайта. Өлкәннәр җаваплылык тоеп яшиләр, ә нәниләр алар турында кайгырталар.
Балаларның мондый ялын оештырып, шуны истә тотарга кирәк: балалар хезмәттәшлек тәҗрибәсен үзләштерәләр, мәдәният хезмәткәрләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга, башка балаларга карата мәхәббәт, кече яшьтәге балаларга карата кайгыртучан, шулай ук башкаларның эш-гамәлләре торышын аңларга һәм мотивларын аңларга ярдәм итәләр. Болар барысы да, һичшиксез, балаларга киләчәктә, олылар белән дә, яшьтәшләре һәм кече яшьтәге балалар белән дә мөнәсәбәтләрне җиңел төзергә ярдәм итәчәк.