12 апрель - Космонавтика көне

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Шул уңайдан, Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Галәм киңлекләренә юл” дип аталган әңгәмә һәм  рәсем конкурсы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International