Башлангыч сыйныфлар атналыгы

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

8 нче апрельдән 13 нче апрельгә кадәр Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды. Чаралар план нигезендә үткәрелде.

 8 нче апрель көнне  линейкада атналыкның планы белән таныштырылды.  2,3 нче сыйныф укучылары  француз язучысы   Ш.Перроның  “Кызыл  Калфак” әкиятен инглиз телендә сәхнәләштерделәр ( җитәкчеләре - инглиз теле укытучысы  Имамиева Тәслимә Рафаэлевна).

Сишәмбе , 9 нчы апрель көнне, 1-4 сыйныф укучылары  “Язлар килә, язлар...” дигән темага проект эше эшләделәр. Язның матур мизгелләрен рәсемнәрдә, фотоларда, шигырьләрдә чагылдырган элеге проект эше стена газетасы формасында башкарылды . Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Башлангыч сыйныф укучыларына ярдәмгә вожатыйлар килде.

Башлангыч  сыйныфлар атналыгының 3 нче көне “Телләр белгән, илләр гизгән...” дип аталды. Лесной башлангыч сыйныф укучылары “Теремок” рус халык әкиятен инглиз телендә сәхнәләштерделәр.   Соңыннан укучылар   “Татармультфильм иленә сәяхәт “  дигән исем астында  Габдулла Тукай  әсәрләре буенча төшерелгән  мультфильмнар карадылар.

     11 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары берничә төрдән ГТО нормативлары тапшырдылар. Барлык укучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

12 апрель көнне укучылар “ Тукай әсәрләре- сәхнәдә” дип аталган әдәби музыкаль композиция күрсәттеләр. Габдулла Тукай әкиятләреннән  өзекләр сәхнәләштерелде, җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Бәйрәмдә барлык башлангыч  сыйныф укучылары да актив катнашты.

13 нче апрель көнне атналыкка  йомгак ясалды.

 Башлангыч сыйныфлар атналыгында барлык башлангыч сыйныф укытучылары һәм 1-4 нче сыйныф укучылары катнашты.

Башлангыч сыйныфлар атналыгы оешкан төстә үтте. Укучылар барлык чараларда актив катнашып, үзләренең белемнәрен, осталыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын гына түгел, ә  җитезлекләрен, өлгерлекләрен дә күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International