Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр. Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граждан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә. 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә , клуб белән берлектә, "Мин терроризмга каршы" исемле әңгәмә үткәрелде. Төрле елларда булган фаҗигалы вакыйгаларны искә төшереп, терроризмннан саклану турында аңлатып үтелде.