12 апрель -Бөтендөнья Космонавтика көне. Бу көнне Шәтке урта мәктәбендә космонавтикага багышланган сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде. Барлык сыйныф укучылары «Гагарин. Первый в космосе» дип исемләнгән фильм карадылар.