Укытулар 2019 – 2021 нче елларда узачак сайлауларга әзерлек максатыннан, Казан Федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбенең методик ярдәме белән оештырылган иде. Район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрделәр. Районыбызда укулар “Батыр” спрткомплексында оештырылды һәм 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр дәвам итте.