Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында “Әдәбият дөньясында” дип исемләнгән буккросинг оештырды.

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Буккроссинг – ул теләсә кайсы кешегә китапны бушлай алырга мөмкинлек бирүче проект! Еш кына, буккроссинг җәмәгать урыннарында оештырыла. Кемдер киштәдән кирәкле китаплар ала, кемдер үзе укыган китапны куя. Буккроссингның төп принцибы: «китапны укыдың – башкаларга бир». Буккроссинг ярдәмендә китаплар киштәләрдә тузан җыеп ятмый, макулатура яки чүплеккә эләкми, ә киресенчә үз укучыларын таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International