13 апрель көнне Әбде авыл җирлегенең үзешчән сәнгать коллективы, Әбде мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н.Р. җитәкчелегендә, Саба районы Иске Икшермә мәдәният йортында "Бер курешу-узе бер гомер" дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында сәхнәдән шигырьләр, сәхнәләштерелгән мәзәкләр, котлаулар һәм җырлар, «Задоринка», «Шатлык», "күңелле кызлар" вокаль ансамбльләре, Дмитрий Семенов, Нияз Рәхмәтуллин, Лилия Солтанова, Гүзәлия Латыйпова, Элиза Семенова һәм башкалар башкаруында жырлар яңгырады. Концерт җылы һәм дустанә шартларда узды, барлык артистларны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды һәм концерттан күтәренке кәеф белән Әбделеләргә рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.