“Террор”- курку, дәхшәт дигәнне аңлата.

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр. Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граждан террор алдында үзен көчсез,  саклаучысыз итеп хис итә. 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, “Мин терроризмага каршы” исемле әнгәмә үткәрелде. Төрле елларда булган фаҗигалы вакыйгаларны искә төшереп, терроризымннан саклану турында аңлатып үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International