Габдулла Тукайның тууына 133 ел уңаеннан, 13 апрель көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үзләре яраткан әкият геройларын кәгазьгә төшерделәр.