Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган айлык кысаларында 13 нче апрель көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А «Тукай безгә язлар белән килә» дигән викторина үткәрде.Чарада «Салават күпере» китапханә берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты. Тукайның китапларына күргәзмә куелды, китапханәче китапларга күзәтү оештырды. «Эш беткәч уйнарга ярый»дигән шигырен рольләргә булеп уйнадылар. Балалар Тукайның әсәрләре буенча викторинада актив булдылар.Чараның ахрында яраткан шигырьләрен сөйләделәр Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителде. Викторина ахрында балалар «Туган тел» җырын җырладылар.