Ел саен 12 апрель көнне бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу-бөтен Җир халкын берләштерүче чын бәйрәм. Моннан тыш, 2019 елның 12 апрелендә беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 58 ел тула.
Шулай итеп, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары өчен Юрий Гагарин темасына танып-белү дәресләре үткәрелде. Укучылар балачакта Юраның гадәти бала булуын , очучы булырга хыяллануын белделәр,. Әмма булачак космонавт үзенә сайлап алган беренче һөнәр - металлург һөнәре булган. Юрий Гагарин Сарытау аэроклубында шөгыльләнә, Оренбургта авиация училищесын тәмамлый, аннары Заполярьеда хезмәт итә, очучы һөнәрен үзләштерә. Ул яхшы укый, намуслы , тәртипле һәм бик кыю була.