Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы фойесында төркем тәрбиячеләре тарафыннан искиткеч әкият персонажлары белән күргәзмә оештырылды, бу исә барлык балалар бакчасына килүчеләзргә ТЕАТР дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Чөнки нәкъ менә ул хисләрне, кичерешләрне һәм эмоциональ ачышларны үстерүнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы булып театр тора. Күргәзмәдә бияләй театры, бармак театры,өстәл театры,курчак театры – марионетоклар тәкъдим ителде,аларны әзерләүдә педагогларга ата-аналар һәм балалар ярдәм итте, иҗади фантазияне күрсәтте.