15 апрель көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Табигать белән дуслаш» дигән акция оештырдылар.

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Әлеге акция «Гомумроссия экологик куркынычтан саклау көне» яки экологик белемнәр көне кысаларында үткәрелде. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары белән «Экологик ликбез», викторина элементлары кергән әңгәмә үткәрелде. Анда планетабызга янаучы глобаль экологик кризис, үсемлекләрнең һәм хайваннарның, гомумән әйләнә - тирә табигатьнең безнең саклауга мохтаҗ булуы турында сүз алып барылды. Балалар Кызыл китапка кергән хайваннар һәм үсемлекләр, файдалы яки зарарлы бөҗәкләр, гөлләр һәм дару үләннәре, әйләнә - тирәне саклау турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International