17нче аперль көнне Теләче 2нче балалар бакчасында балалар белән язгы чорда сулыклардагы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмә узды. Балалар каршында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче муниципаль районы буенча әйдәп баручы консультанты О. Б. Хомченко чыгыш ясады. Балалар сөйләүчене игътибар белән тыңладылар һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә ахырында балаларга төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында үзләрен тотарга өйрәткән мультфильм күрсәтелде.