17 апрель көнне район үзәк китапханәсенең уку залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» дип исемләнгән сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылды. Биредә Баландыш, Шәтке, Алан һәм Теләче балалар бакчаларыннан килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләрен жюри каршында сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Балалар төрле яшьтә булуларына карамастан жюри әгъзалары алдында каушап калмадылар. Бигрәктә 3-4 яшьлек балаларның чыгышлары җылы кабул ителде. Соңыннан аларга Тукай шигырьләре буенча эшләнгән мультфильмнар күрсәтелде һәм истәлеккә китаплар бүләк ителде.